Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда буран көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 29 гыйнварда, иртән һәм көндез көчле кар явуы көтелә, буран чыгачак. Көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитеп көчәя. Юлларда кар көртләре саклана.

Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан кимрәк булачак дип фаразлый синоптиклар. Республикада уртача һава температурасы төнлә - 13-18, көнчыгыш рйоннарда - 19-24 градус салкын булачак. Ә иртән һава температурасы сизелерлек күтәрелә башлый һәм көндез 4-9, көнчыгышта - 15 градус кына салкын булачак. Иң җылысы көньяк-көнбатыш районнарда, иң салкыны - көньяк-көнчыгышта.

Төнге сәгатьләрдә - 16-18, көндез 7-9 градус салкын. 30 гыйнварга каршы төндә кар ява, кайбер районнарда буран чыгачак. !ава температурасы - 5-10 градус кына салкын бул, дип ышандыра синоптиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев