Татарстанда буран, кар һәм -8 градуска кадәр салкын булачак
Бүген аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Иртән һәм көндез кайбер районнарда буран булуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.
Көнбатыш, төньяк-көнбатыштан искән җил урыны белән 13 м/ска кадәр көчәергә мөмкин, кар явачак.
Төнлә термометр баганалары -8-3, көндез -4 градус күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев