Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда булган давыл нәтиҗәсендә 1079 йорт һәм 2 балалар лагере электрсыз калган

27 июль кичендә Татарстанны көчле яшенле яңгыр һәм өермә җил басып алды. Җил секундына 22 метрга кадәр җиткән.

Аксубай районында йортлардан һәм хуҗалык биналарыннан түбә япмалары һәм шиферлар очып төшкән. Республика буенча 12 агач ауган: өчесе Казанда, бишесе Чистай районында, берсе Арча районында һәм өчесе Аксубай районында.

Агачларның егылуы аркасында Лениногорск, Чистай, Әлмәт һәм Биектау районнарында өлешчә электр белән тәэмин итү туктатылган. 1079 абонент утсыз калган. Чистай районындагы ике балалар лагере – «Ровесник» һәм «Солнышко» да электрсыз калган, ләкин аларны шунда ук резерв чыганаклардан тукландырганнар. Кичкә таба электр тәэминаты тулысынча торгызылган.

Элек хәбәр иткәнебезчә, Яшел Үзән районында давыл вакытында егылган агач астында калып бер ир-ат һәлак булган. Секундына 22 метрга кадәр искән җил 16 агачны аударган һәм ике автомобильгә зыян китергән.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев