Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда бәрәңге җыю төгәлләнде

Татарстанда тулысынча бәрәңге җыюны төгәлләделәр, 3986 га уңыш алынган, 108 643 тонна җыелган, республика буенча уртача уңыш 273 ц/га тәшкил итә.

Бәрәңгенең иң яхшы уңышын Балтач районы игенчеләре җыйды - 444 ц/га. Ә Татарстан фермерлары үстергән бәрәңгене арзан бәядән шимбә көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатып алырга була.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, шулай ук 10,3 мең га (фаразга 23%) ашлык кукурузы җыелган, 57,6 мең тонна. Көнбагыш 88,7 мең га (74%) мәйданда 149,5 мең тонна җыелган. 11 район шикәр чөгендерен җыю белән шөгыльләнә.
Республикада рапс җыю да дәвам итә. Бүгенге көнгә рапс җыюны 29 район игенчеләре төгәлләде, барлыгы 150029,2 тонна җыелган. Урып-җыюны Азнакай, Аксубай, Баулы, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Тукай районнары тәмамлый.

Республика районнарында башка сезонлы эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, 1653,7 мең га мәйданда туфрак эшкәртелде, бу фаразга карата 92 % тәшкил итә, шул исәптән тирәнтен сөрү - 838 мең га.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев