Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда БПЛА гаскәрләренә кандидатлар җыю дәвам итә

Татарстан Республикасында пилотсыз очу аппаратлары подразделениеләренә һәм Россия Федерациясе чикләреннән читтә бурыч үтәүче Африка корпусына (АК) кандидатлар җыела.

Фото: редакция архивыннан

Хәзерге вакытта пилотсыз очу аппаратлары бүлекчәсен һәм медицина хезмәтен тулыландыру өчен белгечләр аеруча кирәк.

Шулай ук барлык башка хәрби белгечлекләр буенча да комплектлау бара. Африка корпусы 45 яшькә кадәрге хатын-кыз кандидатларны да карый. Алар арасында аш-су осталары һәм эш кәгазьләре алып баручылар бар, тиешле белем булу мәҗбүри.

Бер тапкыр түләнә торган акчалата ярдәм 2,9 миллион сум тәшкил итә. Айлык акчалата тәэмин итү (РФ чикләреннән читтә хезмәт иткәндә) 240 меңнән 310 мең сумга кадәр.

Африка корпусына сайлап алу, гадәттәгечә, бик җентекле алып барыла. Төп таләпләр:

  • РФ гражданлыгы;
  • наркотиклар һәм алкоголь белән бәйле проблемалар булмау;
  • ВИЧ/СПИД, гепатит авырулары булмау;
  • авыр җинаятьләр буенча хөкем ителмәгән булу;
  • чит илгә чыгуга рөхсәт;
  • яхшы сәламәтлек.

Яшь буенча чикләү – 45 яшькә кадәр, командирлар составы өчен – 55 яшькә кадәр (яхшы физик форма булганда искәрмәләр мөмкин).

Медицина хезмәте

Африка корпусының медицина хезмәте өчен вакант вазыйфалар исемлеге шактый киң. Шәфкать туташлары да, , табиблар да кирәк – офтальмологлардан алып реаниматологларга кадәр. Медицина хезмәте буенча контрактны хатын-кызлар да төзи ала.

Яшь таләпләре: ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дә – 45 яшьтән өлкән түгел.

Өстәмә таләпләр:

  • урта махсус яки югары медицина белеме;
  • кимендә 1 ел дәвамында гамәлдә булган белгеч аккредитациясе;
  • РФ чикләреннән читкә 6 ай һәм аннан да озаграк хезмәт командировкасына барырга әзерлек.

Пилотсыз очу аппаратлары хезмәте

Пилотсыз очу аппаратлары хезмәтенә кандидатлар 40 яшькә кадәр кабул ителә. Искәрмә буларак, 45 яшькә кадәр кандидатлар да алынырга мөмкин, ләкин БПЛА куллану тәҗрибәсе булу шарт.

Өстәмә таләпләр:

  • компьютерда ышанычлы эш итә белү;
  • БПЛА эксплуатацияләү тәҗрибәсе;
  • электрон системаларны ремонтлау;
  • композит материаллар белән эшләү;
  • 3D-модельләштерү күнекмәләре хуплана.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Татарстанда контракт төзеп, Африка корпусы сафларына кушылу өчен:

Кайнар линия телефоннары:
+7 (962) 558-37-81
+7 (962) 558-27-89

Адрес: Казан шәһәре, Себер тракты, 20 нче йорт

Сайт: korpusafrika.ru

Россия Саклану министрлыгы белән Татарстан Республикасында БПЛА бүлекчәсенә хезмәткә бару өчен контракт төзү шартлары, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында табарга мөмкин. Шулай ук Яшел Үзән шәһәре хәрби комиссариатының контракт буенча сайлап алу пунктына яисә 8 800 222-59-00 яки 117телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев