Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда беренче сыйныфка гаризалар кабул итү 1 апрельдә башлана

Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдә старт ала. Документлар кабул итү сроклары мәктәп сайлауга бәйле рәвештә ике этапка бүленгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Быелгы яңалык – документларның тулы пакетын дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итү, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

«Бирелгән мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләр, шулай ук өстенлекле хокукка ия булганнар өчен документлар кабул итү – 1 апрельдән 30 июньгә кадәр (беренче этап). Әгәр ата-аналар бала өчен башка райондагы уку йортын сайлаган икән, документлар 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр (икенче этап) кабул ителә», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Беренче сыйныфка гаризаны шәхсән, почта элемтәсе аша, белем бирү оешмасының электрон почтасына яки Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин. Гариза формасы мәктәп сайтында бастырыла.

Балаларны мәктәпкә алу гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң белем бирү учреждениесенең боерыгы белән рәсмиләштерелә. Беренче этапта – 1 июльдән 5 июльгә кадәр, икенче этапта – гариза тапшырганнан соң биш эш көн эчендә.

Баланы мәктәпкә алудан баш тартсалар, аның ата-анасы муниципалитетның Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә ала. Анда бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү һәм башка мәктәпләрдә буш урыннар булуы турында мәгълүмат алу мөмкин.

Беренче сыйныфка алу өстенлекле хокукына шул ук мәктәптә абыйлары яки апалары укыган балалар ия. Беренче чиратта хәрби хезмәткәрләрнең, полиция, Росгвардия һәм УФСИН хезмәткәрләренең балалары яшәү урыны буенча мәктәпләргә кертелә.

Судьяларның, прокурорларның һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары интернаты булган белем бирү оешмаларына документлар тапшырганда чираттан тыш алыну хокукына ия.

Чит ил гражданнары документларның тулы пакетын тапшырганнан соң, мәктәп администрациясе аларның балаларын рус теле белән танышлык дәрәҗәсенә тестлауга юнәлтә. Тестлау һәр айның беренче чәршәмбесендә үткәрелә. Моннан тыш, тест тапшыруның өстәмә вакыты да билгеләнгән – 26 август һәм 30 сентябрь.

Татарстанда 1 апрельдән башлап балаларны беренче сыйныфка кабул итү мәсьәләләре буенча эш сәгатьләре эшли башлаячак. 9.00 дән 18.00 гә кадәр түбәндәге телефоннар аша шалтыратып була: 8 (843) 237-75-05 һәм 8 (843) 237-74-36 (чит ил гражданнарын кабул итү өчен).

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев