Татарстанда беренче альпаклар паркы ачылды
Бөтен эшләрегез турында онытыгыз һәм балачакта кебек самими шатланырга әзерләнегез! Яшел Үзән районы «Зөя» шәһәр читендәге клубта республикада беренче альпаклар паркы ачылды.
21 йомшаккай инде клубка килүчеләрнең йөрәген яулап алырга өлгерде. Әлеге сөйкемле хайваннар безгә «Пача мама» Сочи паркыннан килде һәм яңа урынга тиз ияләште.
Паркта сезне нәрсәләр көтә?
Альпаклар, сирәк токымлы куяннар һәм сөйкемле мараллар белән танышу.
Һәр 30 минут саен мавыктыргыч экскурсияләр.
Искиткеч фотосурәтләр ясау мөмкинлеге.
Күтәренке кәеф!
Бу гаҗәеп хайваннар белән танышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев