Татарстанда бер тәүлеккә 32 инфекция очрагы ачыкланган
Шулай итеп, йоктыручылар саны 7 480 кешегә җитте, дип хәбәр итә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
СОVIDлы 26 кеше Казанда, безнең Яшел Үзәндә, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч районнарында – берешәр.
Сәламәтләнүчеләр саны 6 362 кешегә җиткән ( тәүлеккә 21).
Татарстанда тәүлек эчендә 6 меңгә якын тест уздырылган. Бөтен чорда - 797 069 тест. Республика уздырылган тестлар саны буенча топ-15 төбәккә керә, 12 нче урынны алып тора.
Изображение Alexas_Fotos с сайта Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев