Татарстанда бер үк вакытта биш яңа спорт объекты ачылачак
Финанслауның гомуми суммасы 1 млрд сумнан артык, акчалар республика бюджетыннан бирелде.
16 декабрьдә Татарстанның биш районында тантаналы рәвештә ике ябык боз шугалагы һәм өч универсаль спорт залы ачылачак. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лаеш бистәсендә беренче ябык боз сарае барлыкка киләчәк, анда яшәүчеләр тимераякта шуа һәм хоккей белән шөгыльләнә алачак. Шундый ук спорт объекты Балык Бистәсе районында ачылачак.
Осиново бистәсендә, Сарман һәм Мамадыш авылларында универсаль спорт заллары гамәлгә тапшырылачак, анда мини-футбол, волейбол һәм баскетбол белән шөгыльләнергә мөмкин булачак.
Спорт комплекслары көн саен 400 - 700 кеше кабул итә алачак. Финанслауның гомуми суммасы 1 млрд сумнан артык, акчалар республика бюджетыннан бирелде.
2018 елдан республикада спорт инфраструктурасын киңәйтүгә һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән максатчан программа эшли. Соңгы ике елда шәһәр һәм районнарда ике боз сарае, сигез бассейн һәм җиде универсаль спорт залы барлыкка килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев