Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда бер эшсез кешегә 14 вакансия туры килә

Республикада хәзерге вакытта 50 меңнән артык буш эш урыны бар, ә рәсми рәвештә эшсезләр — бары 3,7 мең кеше.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу хакта KazanForum форумында Татарстан хезмәт министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, эзләүче һәр кешегә 14 вариантка кадәр эш тәкъдим итә алалар. Соңгы атнада 1,5 мең яңа вакансия ачылды. Эшсезләрне эшкә урнаштыру гына түгел, ә укырга ярдәм итү дә каралган — аларга яңа белгечлеккә өйрәтү, квалификация күтәрү, икенче һөнәр алу тәкъдим ителә.

Инвалидларны эшкә алган компанияләр субсидия ала — өч МРОТтан алты МРОТка кадәр.

Шулай ук дәүләт башка төбәкләрдән хезмәткәрләр яллаганнарга да ярдәм итә. Быелгы елның башыннан җиде, узган елда сигез компания бу ярдәмнән файдаланган.

КП Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев