Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда бер атна эчендә барлык төр бензин кыйммәтләнгән

Татарстандагы ягулык салу станцияләрендә соңгы бер атнада АИ-92, АИ-95, АИ-98 маркалы бензиннар һәм дизель ягулыгы бәясе арткан. Бу хакта Росстат мәгълүматлары хәбәр итә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Хәзер республикада ягулыкның уртача бәясе 68,89 сум тәшкил итә. Дизель ягулыгының бер литры 78,54 сумнан 79,41 сумга, АИ-92 бензины 64,73 сумнан 65,87 сумга, АИ-95 70,47 сумнан 71,45 сумга кадәр күтәрелгән. Ә АИ-98 бензины хәзер 93,60 сум тора, моңа кадәр аның бәясе 92,95 сум булган.

Элегрәк Беларусьте җитештерелгән АИ-92 бензинының да ике ай эчендә 1,8 тапкырга кыйммәтләнүе хәбәр ителгән иде. Соңгы бер атнада гына да аның бәясе 6 процентка арткан.

Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдергәнчә, ил хәзер башка дәүләтләрдән ягулык кертү мөмкинлеген карый. Хәзерге вакытта «кабул ителерлек бәяләр» буенча хезмәттәшлек алып бару турында сөйләшүләр бара.

Чыганак: «Вечерняя Казань»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев