Татарстанда бер атна эчендә барлык ягулык төрләренә бәяләр күтәрелде
Татарстанда 26 май – 1 июнь атнасы мотор ягулыгының сизелерлек кыйммәтләнүе белән тәмамланды.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Иң зур бәя дизель ягулыгында теркәлде: литры 96 тиенгә кыйммәтләнеп, хәзер 74,59 сум тәшкил итә (бер атна элек – 73,63 сум).
Бензин маркалары арасында үсеш лидеры премиаль АИ-98 булды: аның атна эчендә литры 19 тиенгә кыйммәтләнеп, 91,16 сумга җитте. АИ-92 14 тиенгә (62,57 сум), АИ-95 15 тиенгә (66,38 сум) кыйммәтләнгән. Республика буенча бензинның уртача бәясе 64,72 сумнан 64,86 сумга күтәрелгән.
Бөтенроссия статистикасы да ягулык бәяләренең алга киткән үсешен терки. Ел башыннан бирле илдә бензин 4,77% ка кыйммәтләнгән, шул ук чорда гомуми инфляция бары тик 3,37% тәшкил иткән.
КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев