Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда бензин янә кыйммәтләнде

Россия буенча гомумән алганда, бензин бәяләре үзгәреше 69 төбәктә теркәлгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Татарстанда 24-30 март көннәрендә бензин маркалары бәясе үсүен дәвам иткән, ә дизель ягулыгы бераз кимегән. Моны Росстат мәгълүматлары раслый. Хисап атнасы ахырына АИ-92 13 тиенгә кыйммәтләнеп, литры 61,82 сумга җиткән. АИ-95 14 тиенгә кыйммәтләнеп, аның бәясе 65,52 сум тәшкил иткән.

АИ-98 маркалы бензин 89,45 сумнан 89,63 сумга кадәр күтәрелгән. Шул ук вакытта дизель ягулыгы 12 тиенгә арзанайган, хәзер литры 72,60 сум тора.

Россия буенча гомумән алганда, бензин бәясе үзгәреше 69 төбәктә теркәлгән. Бәяләр иң күп Тыва Республикасында, Камчатка краенда, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләрендә үскән – бу төбәкләрдә бәяләр 0,6 процентка кадәр арткан.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев