Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда башка төбәкләрдән 11 эзләнүче җинаятьче тоткарланган

Татарстанда башка төбәкләрдә эзләнә торган 11 җинаятьчене тоткарлаганнар. Республиканың УФСИН хезмәткәрләре Оренбург өлкәсе, Башкортстан һәм Удмуртиядәге коллегаларына ярдәм итте.

Фото: «Татар-информ»

Ведомство матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 18 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр Татарстанда "Розыск" операциясе узган. Шул вакыт эчендә 11 кеше тоткарланган.

Түбән Кама районында урлашу өчен хөкем ителгән 39 яшьлек башкорстанлыны тоткарлаганнар.

Шулай ук Удмуртиядән 60 яшьлек үтерүче ир-атны тоткарлаганнар. Ул ике елга якын качып йөргән. Аны юл йөрү кагыйдәсен бозу камерасы ярдәмендә тапканнар һәм арендага алынган фатирда тоткарлаганнар.

Казанда 2023 елда колониядән азат ителгәннән соң инспекциягә килмәгән һәм федераль эзләүгә игълан ителгән Оренбургта яшәүчене тоткарлаганнар.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев