Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, иң соңгы булып бүген иртәнге сәгать 9да Чулман елгасы аша Мамадыш районындагы боз кичүе (Соколка - Закамский) ябылды.
Ишеткән булсагыз, кичә кичке сәгать 9да Чулман аша Алабуга районындагы (Покровский - Красный ключ), ә бер сәгатьтән соң Идел аша Казан - Югары Ослан һәм Яшел Үзән - Түбән Карамалы боз кичүләрен япканнар иде.
Нет комментариев