Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда «Бала – төп пассажир!» профилактик чарасы үтә

Бүген ТР юлларында шулай ук Яшел Үзәндә дә автомобильләрдә балаларның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән масштаблы профилактика кампаниясе үткәрелә.

Ел башы статистикасы өметсез: балигъ булмаган пассажирлар катнашында 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч бала һәлак булган, 86 төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

Күптән түгел Казанда булган вакыйга балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген ачык күрсәтә. 16 августта «Renault» һәм «Лада» автомобильләренең тизлекне арттыру һәм каршы як полосага чыгу аркасында юл-транспорт һәлакәте була. Һәлакәт аркасында бер кеше һәлак булган, дүртесе зыян күргән, шул исәптән бер яшьлек бала да.

- 7 яшькә кадәрге балаларны автомобильнең теләсә кайсы утыргычында, шулай ук 12 яшькә кадәргеләрне алгы утыргычта йөрткәндә махсус балалар иминлеге кәнәфиен куллану кирәклеге турында тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен куркынычсызлык каешын куллану мәҗбүри, - дип искәртә Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. –Хәзерге профилактика чарасы да балалар иминлегенә игътибарны арттыру өчен уздырыла да. Үзебезне генә түгел балаларыбызны да саклыйк. Монысы безнең төп бурыч.

Бу кагыйдәләрне бозган очракта 3000 сум күләмендә штраф каралган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар автокреслоларыннан дөрес файдалану юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем куркынычын сизелерлек киметә: сабыйлар өчен 70 процентка һәм кече яшьтәге балалар өчен 54-80 процентка.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев