Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бүген, 25 май көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал.

Татарстанда көндезге сәгатьләрдә 20-25 градус җылы булачак. Иң җылысы республиканың көнчыгыш районнарында, ә төньяк-көнбатышта салкынчарак.

Бүген Казанда да яшен булу ихтималы бар. Һава температурасы көндез белән 20-22 градус җылы булачак.

26 майга каршы төндә явым-төшем көтелми. Һава температурасы 7 градус кына җылы булачак.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев