Татарстанда авыл ипотекасын янәдән 3% белән бирә башлыйлар
Хәзер аны еллык 3 процент белән рәсмиләштерергә мөмкин.
Россельхозбанкта ипотеканы «авыл территорияләрен комплекслы үстерү»программасы буенча бирәләр. Бу хакта банкның Татарстан төбәк филиалы җитәкчесе Ләлә Кудерметова хәбәр итте.
Субсидияләр бүлеп биргәннән соң ташламалы ипотека бирүне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы яңадан торгызды. Акчаларны әзер йортны төзүгә яки сатып алуга тотарга мөмкин.
«Әлеге программа гамәлдә булган вакытта 2 500 дән артык гаилә торак шартларын яхшырта һәм авыл җирлегендә күчемсез милек сатып ала алды. Безнең клиентлар арасында үз тораклары булган яшь гаиләләр күп булуы аеруча сөендерә", - дип билгеләп үтте Кудерметова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев