Татарстанда һава торышы үзгәрүе күзәтелә
Синоптиклар бераз юеш кар һәм яңгыр булуын фаразлый.
16 апрельдә Татарстанда һава торышының үзгәрү ихтималы бар. Синоптиклар җилнең көчәю мөмкинлеге турында кисәтә. Көндез Татарстанда көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 20, Казанда 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Бүген алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр көтелә. Көндез максималь һава температурасы +3тән +8 градуска кадәр җылы булачак, дип җиткерә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев