Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда ау сезоны дататлары билгеле булды

Татарстанда үрдәкләргә ау сезоны 2 апрельдән 6 майга кадәр дәвам итәчәк, суда йөзүче киек казларга - 16 апрельдән 25 апрельгә кадәр, ә киек кошларга- 23 апрельдән 2 майга кадәр, дип хәбәр итә ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча матбугат хезмәте.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, Татарстанда язгы ау сезонында һәркем өчен мөмкин булган аучылык җирләрендә канатлы кош аулауга рөхсәт итү өчен гаризалар 23 марттан башлана. Моның өчен МФЦның теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Рөхсәт бирү гариза, паспорт, ау билеты, 650 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләү квитанциясе һәм хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү квитанциясе нигезендә башкарылачак.

Татарстан Дәүләт комитетының биоресурслар буенча матбугат хезмәтендә КФҮ филиалына гариза биргәндә, түләүне банк картасы белән ясарга тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев