Татарстанда атна эчендә 74 кеше агуланып хастаханәгә эләккән — Роспотребнадзор
23-29 март Татарстанда агулануның авыр очраклары белән 74 кеше хастаханәгә салынган.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Шуларның 11е — балалар, алар өлкәннәрнең күзәтүсезлеге аркасында агуланган (бу гомуми санның 14,8 процентын тәшкил итә), тагын 6сы — яшүсмерләр (8,1 процент).
Роспотребнадзорның республика идарәсендә хәбәр итүләренчә, ир-атлар ешрак агулана — 62,2 процент. Барлык очракларның 33,3 проценты үз-үзенә кул салырга омтылыш (суицид) характерында булган, 57,1 проценты — мавыгу максатыннан, калган 9,6 проценты башка сәбәпләр аркасында. Хаталыктан 22,2 процент зыян күрүче агуланган, очраклы рәвештә — 27,7 процент, эчеп исерү максатыннан — 33 процент.
Госпитализацияләнгәннәрнең гомуми саныннан 16 кеше алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрдән агуланган. Эчемлекләрнең сатып алыну урыны билгесез.
Казань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев