Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда аномаль җылылыкка алмашка салкыннар килә

Сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 26, 27 һәм 28 ноябрь көннәрендә, республикада явым-төшемнәр көтелми. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан, юлларда бозлавык булачак.

27нче һәм 28нче ноябрьдә төнлә -4тән -9га кадәр, ә ТРның көнчыгышында -12 градуска кадәр салкыннар көтелә. Көндез һава температурасы 0-5 градус булачак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 29 һәм 30 ноябрьдә, һава торышына Татарстанда чираттагы атмосфера фронты йогынты ясый башлаячак: республиканың аерым районнарында юеш кар явачак. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.

Температура фоны сизелерлек үзгәрмәячәк. Төннәрен термометр баганалары -4, -9 градуска кадәр төшәчәк (29ында көнчыгыш районнарда аязганда -12 градуска кадәр). Тәүлекнең якты вакытында -4тән алып 1 градуска кадәр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев