Татарстанда ана капиталыннан айлык түләү кемгә тиеш икәнлеге билгеле булды
Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларының берсе – ана капиталы акчасыннан айлык түләү.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Пособие суммасы балалар өчен региональ яшәү минимумы күләменә тигезләнә.
Тиешле капитал сертификаты теркәлгән кеше, законлы вәкил, опекун яисә ышанычлы зат түләүне сорап мөрәҗәгать итә ала – бу очракта гариза язарга МФЦга яисә Соцфондка шәхсән килергә мөмкин.
Әгәр гариза бала тугач яки уллыкка алынганнан соң беренче алты ай эчендә тапшырылса, исәпләү бала гаиләдә барлыкка килгән айдан башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев