Татарстанда + 8 градуска кадәр җылыта, әмма явым-төшем туктамый
Яшәеш

Татарстанда + 8 градуска кадәр җылыта, әмма явым-төшем туктамый

Бүген Татарстанда температура күтәреләчәк, әмма һава торышы тотрыксыз калачак.

Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Көн болытлы булачак. Явым-төшем яңгыр рәвешендә фаразлана, кайбер урыннарда юеш кар, урыны белән көчле явар дип көтелә.

Кайбер районнарда томан төшәчәк һәм бозлавык барлыкка киләчәк. Көндез төбәк буенча һава температурасы 0 - 5 градуска кадәр, көньякта 8 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә метеорологлар.


Нет комментариев