Татарстанда 737 тонна арпада тере икмәк талпаны табылган
Татарстандагы Агросәнәгать комплексы продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең республика филиалы белгечләре 737 тоннадан артык азык-төлек арпасы партиясендә тере икмәк талпаны ачыклаган. Зарарлану дәрәҗәсе һәр килограмм продукциягә 0,3 талпан тәшкил иткән.
Фото: "ЯҮ" архивы
«Партиянең зарарлануы турында мәгълүмат Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзорның территориаль идарәсенә тиешле чаралар күрү өчен җибәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре инде “Зерно” һәм “Веста” федераль дәүләт мәгълүмат системаларына кертелде», – дип хәбәр иткән Татарстандагы Агросәнәгать комплексы продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге филиалының сынау лабораториясе мөдире Илсур Якупов.
Россельхознадзор ашлык хуҗасына кисәтү чыгарган. Хәзер милекче ашлык партиясен фумигация ысулы белән зарарсызландырырга һәм аккредитацияләнгән лабораториядә кабат экспертиза үткәрергә тиеш.
Ел башыннан (30 июньгә булган мәгълүматлар буенча) филиал белгечләре эчке әйләнештә бодай, арпа һәм соя партияләрендә барлыгы 18 зарарлану очрагын ачыклаган. Табылган корткычлар арасында икмәк талпаны, амбар борыны, кызыл он ашагыч һәм он коңгызы бар.
Шул ук вакытта экспортка җибәрелә торган партияләр чиста булып кала. 2026 ел башыннан белгечләр экспортка әзерләнгән 145,3 мең тоннадан артык карантин астындагы продукцияне тикшергән, әмма аларда зарарлану очраклары теркәлмәгән.
Татар-информ хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев