Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда 5 меңнән артык кеше автомат рәвештә тәгаенләнгән түләү алды

Документлар җыю, чиратларда утыру – үткәндә калды. 2026 ел башыннан Татарстанда картлык буенча пенсия билгеләү процессы бөтенләй яңа форматка күчте.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Республика буенча Россия Социаль фонды бүлеге 5477 пенсияне автоматлаштырылган тәртиптә билгеләп, гражданнарны бюрократик мәшәкатьләрдән азат итте. Хәзер билгеле яшькә җитүчеләргә инстанцияләр буйлап йөреп, белешмәләр җыюның кирәге юк – бары «Дәүләт хезмәте» порталындагы мәгълүматларны тикшереп чыгу гына җитә.

ЯҢА СИСТЕМА

Хәзер һәр кешенең шәхси лицевой счетында (ИЛС) мәгълүматлар тупланган. Анда иминият стажы, индивидуаль пенсия коэффициенты һәм башка кирәкле белешмәләр бар. Пенсия яшенә җитәргә бер ай кала, кеше «Дәүләт хезмәте» порталындагы шәхси кабинетына хәбәр ала. Анда аңа пенсия исәпләү өчен бөтен мәгълүматлар тәкъдим ителә.

Кулланучыга берничә минут эчендә аларны тикшереп чыгу һәм пенсияне автомат форматта билгеләүгә ризалыгын раслау гына кала. Шуннан соң, пенсия өч сәгать эчендә билгеләнә, ә аны раслаучы хәбәр шәхси кабинетка килеп төшә. Акчаны алу ысулын (банк яки почта бүлеге) пенсионер үзе сайлый.

КЕМНӘР ӨЧЕН?

Пенсияне автомат форматта билгеләү 2026 елда гамәлдәге стандарт шартларны үтәгән гражданнарга гына тәкъдим ителә:

  • хатын-кызларга – 59, ир-атларга 64 яшь тулу;
  • ким дигәндә 15 еллык иминият стажы;
  • 30 баллдан ким булмаган индивидуаль пенсия коэффициенты.

Әгәр бу шартлар үтәлсә, процесс тулысынча автоматлаштырылган.

«КЕШЕЛӘРНЕҢ ВАКЫТЫН САКЛЫЙБЫЗ»

Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин фикеренчә, яңа система – дәүләт хезмәтләрен максималь уңайлы һәм тиз итү юнәлешендәге мөһим адым:

«Халыкка клиент хезмәтенә бару һәм документлар җыюга вакыт сарыф итәргә кирәкми. Шәхси лицевой счёттагы мәгълүматны тикшерү җитә – пенсия берничә сәгать эчендә рәсмиләштереләчәк. Без кешеләрнең вакытын һәм көчен сакларга тырышабыз».

СОРАУЛАРЫГЫЗ БУЛСА

Түләүләр турында тулырак мәгълүматны СФР сайтында, шулай ук «ВКонтакте», «Одноклассники» рәсми аккаунтларда табып була.

Өстәмә консультация алу өчен бердәм контакт-үзәкнең 8 800 100 0001 номерына шалтыратыгыз. Төбәк линиясе тәүлек буе, 24/7 эшли, шалтырату бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев