Яшәеш
Татарстанда 34 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1-3 гыйнварда һава температурасы сизелерлек түбән төшәчәк.
Һава температурасы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә - 18-23, аязган вакытта 30 градус салкын булачак. 1-2 гыйнварда республиканың көнчыгыш чигендәге районнарда 32-34 градуска кадәр суыта. Бу көннәрдә максималь һава температурасы - 16-22, 1 һәм 2 гыйнварда көнчыгыш районнарда 25 градус салкын булачак.
1 гыйнварга каршы төндә һәм иртән томан төшү ихтималы да бар. Күз күреме 500 метрга кадәр кими.
Чыганак - интертат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев