Татарстанда 29 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда яңа коронавирус авыруының 29 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се — читтән кертелгән, 28е — элемтәдә булган.
«8 кеше хастаханәгә салынган, 21 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Казанда — 20, Яр Чаллыда — 3, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Спас районнарында - 1әр кеше авырый.
16 июньгә Татарстанда коронавирус белән авыруның 21 967 очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә 19 366 кеше терелгән, шул исәптән 34е - узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев