Татарстанда 26 апрельдә соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Казанда алар 14 мәйданчыкта, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районында – икешәр мәйданчыкта урнашачак.
Фото: редакция архивыннан
Тагын бер мәйданчык Камские Поляны бистәсендә ачылачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре түбәндәге адреслар буенча узачак:
- Аграрная урамы, 2
- Липатов урамы, 7
- Ямашев проспекты, 71А
- Беломорская урамы, 6
- Усманов урамы, 1
- Батыршин урамы, 20
- Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше
- Җиңү проспекты, 46В
- Авзалова урамы, 15
- Фучика урамы, 64
- Лаврентьев урамы, 10
- Революция урамы, 12
- Дементьев урамы, 7
Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә урнашкан сәүдә мәйданчыгы якшәмбе көнне эшләячәк.
Яшел Үзән районында ярминкәләр Осиново бистәсендә Садовая урамы, 9 адресы буенча һәм «Яңа Тура» технополисы мәйданчыгында узачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев