Татарстанда 21 градуска кадәр җылыта
Татарстан территориясендә җәйге һава торышы әлегә күзәтелми.
Татарстан территориясендә җәйге һава торышы әлегә көтелми. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, иртәгә, ягъни 2 июнь көнне, Татарстанда һава температурасы көндез 16-21 градуска, төнлә 7-12 градуска кадәр җылыначак.
Ялларда исә, ягъни 3 июнь - шимбәдә һава температурасы төшәчәк һәм көндез 9-14 градус, төнлә 4-9 градус җылы булачак.
Якшәмбе, 4 июньдә, көндез һава температурасы - 9-14, төнлә 3-8 градус булыр, дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев