Татарстанда 200 укучы грант алачак
Татарстанда 5-11 сыйныфларның 200 укучысы «Физик-химик алгарыш» проекты кысаларында акчалата грантлар алачак.
Алия Гаязова фотосы, «ЯҮ»
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыкты.
Грантлар физика, химия һәм биология фәннәрен актив һәм нәтиҗәле өйрәнүче мәктәп укучылары өчен каралган. Грантларны барлыгы өч категория укучылар алачак:
- 50 укучы – 5-6 сыйныфлар
- 30 – 7 сыйныфлар
- 120 – 8-11 сыйныфлар
Бер тапкыр түләнә торган акча күләме 69 мең сум тәшкил итә.
Грантлар алуга бәйгене Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Билгеләп үтелгәнчә, агымдагы һәм алдагы уку елларында Бөтенроссия олимпиадалары һәм физика, химия, биология буенча халыкара олимпиадаларның йомгаклау этабында җиңүчеләр Грантка дәгъва итә алмый.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев