Татарстанда +20 градуска кадәр җылыта
Кайчан?
Алдагы көннәрдә Татарстанда температураның көндезге һәм төнге сәгатьләрдә нык үзгәрүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Скандинавиядән күчеп килгән антициклон килү сәбәпле, 14-16 майда явым-төшемнәр ихтималы аз. Төнлә термометр баганалары 0 -5 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Әмма көндез температура әкренләп күтәрелә башлаячак. Мәсәлән, 14 майда 8 -13 градус, 15 майда 10-15 градус, ә пәнҗешәмбе көнне 15-20 градус плюс билгесе белән фаразлана.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 17 һәм 18 май төнендә һава температурасы нульдән түбән төшмәячәк һәм +4тән +9 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава 15-20 градуска кадәр җылыначак, бераз яңгырлар булырга мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев