Татарстанда 18 градуска кадәр җылытачак
Төнлә термометр баганалары нуль градуска кадәр төшәчәк.
Бүген, 22 апрельдә, Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булмас дип фаразлана. Көндез температура 18 градуска кадәр җылы булачак. Бу турыда Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Төнлә термометр баганалары нуль градуска кадәр төшәчәк. Республиканың көнчыгышында -3 градуска кадәр кырау булуы мөмкин.
Бүген көндез һава температурасы +13, +18 градус булыр дип көтелә. Республиканың көньяк-көнбатышында җылырак, көньяк-көнчыгышында салкынрак булыр дип фаразлана.
Татарстан синоптиклары фаразынча, 24 апрельдән башлап температура артып барачак.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев