Яшәеш
Татарстанда 18 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 12 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 7-12, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкынайта. Көндез чагыштырмача җылырак - 0-5 градус кына салкын булачак.
13 февральгә каршы төндә явым-төшем вәгъдә ителми. Һава температурасы 13, аязган вакытта 18 градус салкын була, ди синоптиклар.
Чыганак - интертат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев