Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда 150дән артык торак пункты узган елда мобиль интернет белән тәэмин ителде

Татарстанда «Санлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы буенча узган елда 159 торак пунктта мобиль элемтә һәм интернет пәйда булды.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу хакта ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр итте.

«2025 елда инвестицияләр күләме 759 млн сум тәшкил итте. 2022 елдан 2025 елга кадәр 274 торак пункт мобиль интернет белән колачланды. Республиканың 54 мең кешесе интернет булмаган зоналарда мобиль интернет алды», – дип сөйләде ул.

Габдрахманов сүзләренчә, республикада әле дә 360 торак пункт калган, анда тотрыклы эшләүче мобиль интернет юк.

«Эш дәвам иттереләчәк, темпларны арттырачакбыз», – дип ассызыклады ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев