Татарстанда 15 яшьлек кызны мылтыктан атып яралаганнар
Татарстанга Башкортстаннан килгән 59 яшьлек аучы 15 яшьлек кызны мылтыктан атып яралаган.
Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Фаҗига Ютазы районында булган.
Кызның беләге яраланган. Аңа беренче ярдәм күрсәтелгән. Хәзер кыз хастаханәдә.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.
Чыганак http://matbugat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев