Татарстанда 15 июльдән балаларга һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә "Путин түләүләре” өчен гаризалар кабул ителә башлый
РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге 15 июльдән башлап 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге, төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле затларга яңа бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
"6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның күбесенә гариза тутырырга туры килмәячәк. Гаризалар автомат рәвештә фондның булган мәгълүматлары буенча формалаштырылган һәм дәүләт хезмәтләре Порталында әти-әниләрнең шәхси кабинетлары буенча җибәрелгән. Түләүне рәсмиләштерүне төгәлләү өчен ата-аналарга мәгълүматның актуальлеген тикшерергә һәм аны алга таба эшкәртүгә ризалыгын расларга гына кирәк ", - диелә хәбәрдә.
Әгәр ата-аналар элек түләүләр сорап мөрәҗәгать итмәгән икән, гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Гаризалар 15 июльдән башлана һәм 3,5 ай дәвамында, октябрь ахырына кадәр кабул ителәчәк.
Түләүләр, мөрәҗәгать итүче күрсәткән счетка акча күчерү юлы белән, август аеннан башланачак. Бу теләсә нинди түләү системасының “сберкнижкасы” яки банк картасы булырга мөмкин. Татарстанда 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә 468 мең бала дәгъва кыла, түләүләрнең гомуми суммасы 4,68 млрд сумнан артык тәшкил итә.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин «Балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү турында»гы Указга кул куйды. Ул россиялеләргә социаль ярдәм чараларын киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев