Татарстанда 15 градуска кадәр салкын көтелә
Иртәгә, 27 ноябрьдә, Татарстанда температура фонының үзгәрүе фаразлана.
Тәүлекнең караңгы вакытында аз гына явым - төшем булуы ихтимал. Уртача төньяк-көнчыгыштан җил исәчәк.
Синоптиклар кисәтә: төнлә, шулай ук якшәмбе иртәсендә төбәк буенча урыны белән, шул исәптән Казанда, янә томан төшәчәк. Юлларда бозлавык сакланачак.
Татарстан буенча төнге сәгатьләрдә һава температурасы - 6-11 градус салкын, аязганда -15 (республика башкаласында - 6-8, аязган вакытта -10). Көндез 5-10 градус салкын көтелә (Казанда - 6, -8).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев