Татарстанда 15 февральгә ковид йоктыруның 3,7 меңнән артык очрагы ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 3727 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.
«Авыручыларның 324е — балалар. 416 кеше хастаханәдә дәвалана», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән - 1846 очрак, Чаллыда - 563, Әлмәттә - 252, Түбән Камада – 254, Чистайда - 98, Азнакайда - 64, Бөгелмәдә - 57, Лениногорскийда - 49, Тукайда - 42, Нурлатта – 40 очрак теркәлгән. Яшел Үзән районында исә 48 авыру очрагы ачыкланган.
Пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 76 883 тапкыр куелган. Татарстанда 48 077 кеше (узган тәүлектә — 2032 кеше) коронавирустан терелгән.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 437 726 кеше ковидтан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 902 100 кеше вакцинаның ике дозасын да алган. 221 мең кеше ревакцинация узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев