Татарстанда 14 яшьлек кыз үлгән абыйсыннан балага узган
Берничә көн элек әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Түбән Камада 14 яшьлек кыз баланы абыйсы көчләгән. Бераздан егет үлгән, ә 14 яшьлек кыз балага узган.
Коточкыч вакыйга ноябрь уртасында була. «KazanFirst» язуынча, 14 яшьлек кыз мәктәптән өенә кайта, өйдә аның 20 яшьлек абыйсы була. Егет исерек хәлдә йоклап ята. Укучы кыз да ял итәргә ята һәм йоклап китә. Бераздан ул авыртуга уянып, өстендә абыйсын күрә. Яшүсмер 100 кг авырлыктагы абыйсын җиңә алмый.
Гыйнвар аенда кыз йөклелекне тикшерү өчен тест ясый, ул уңай нәтиҗә күрсәтә. Шул вакытта аңа барысын да әти-әнисенә сөйләргә туры килә. Җинаять өчен җавап бирүче булмаска мөмкин, чөнки көчләүче абыйсы 2024 елның декабрендә вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев