Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда 14 яшьлек йөкле кызларга 100 мең сум түләү бирергә җыеналар

Татарстанда көндезге бүлектә укучы йөкле кызларга каралган бер тапкыр бирелә торган түләүне 14 яшьтән башлап балигъ булмаганнарга да бирергә тәкъдим итәләр.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Тиешле карар проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза. Элек яшь чиге күрсәтелмәгән иде. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме — 100 мең сум.

Документтан күренгәнчә, матди ярдәм алу хокукына 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге, көндезге формада укучы, дәүләт хатын-кызлар консультациясендә исәптә торучы һәм Татарстанда даими яшәүче Россия гражданлыгы булган кызлар ия була ала. Гариза тапшыру өчен ата-ананың, уллыкка алучының яки опекунның язмача ризалыгы кирәк булачак.

Түләүгә гаризаны йөклелек вакыты 12 атнага җиткән мизгелдән башлап, бала табу көненә кадәр бирергә мөмкин. Документта уку йортының исеме күрсәтелмәгән, бу төрле белем бирү оешмаларында укучы студент кызларның да катнаша алуын аңлата.

Гаризаны шәхсән тапшыррга, почта аша җибәрергә яки дәүләт хезмәтләре порталы аша яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәгенең бүлекчәсенә юлларга мөмкин. Мөрәҗәгатьне карау һәм түләү билгеләү яки кире кагу турында карар 10 эш көне эчендә кабул ителергә тиеш.

Элегрәк йөкле студент кызлар өчен 100 мең сум күләмендәге түләү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 5 сентябрь карары белән билгеләнгән иде. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев