Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 14 градуска кадәр салкын һәм йомшак кар көтелә

Бүген, 17 ноябрьдә, республикабызда күк йөзе болытлы.

Урыны белән аз гына кар ява, көндез аерым районнарда буран булуы ихтимал.

Җил уртача көньяк-көнчыгыштан. Кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда, бозлавык хасил була, дип билгели синоптиклар.

Төбәк буенча тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы - 6-11 градус, аязганда -14 градус тәшкил итәчәк. Татарстанның көньяк-көнчыгышында суык булачак, Казанда -7-9 градус көтелә. Көндез республика буенча һава -1, -6 градуска кадәр җылыначак (Казанда - 2, -4 градуска кадәр).

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, ял көннәрендә һава шартларының начарлануы белән бергә температура фоны күтәрелү ихтималы да бар. Шимбә көндез, 19 ноябрьдә, 1 градуска кадәр җылынырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев