Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда 138 меңнән артык гаилә социаль ипотека программасы буенча торак алды

Социаль ипотека программасы Татарстанда 2005 елдан бирле гамәлдә.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Бу вакыт эчендә 138 меңнән артык гаилә Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән йортларда ташламалы шартларда фатир сатып алган: ставка еллык 7% тәшкил итә, кичектерү срогы - 28,5 елга кадәр, башлангыч взнос 10% тан башлана, ә чиста эшләнештә торак бәясе базар бәясеннән сизелерлек түбән. Бу гаиләләрдә 65 меңнән артык бала туган.

Программада исәпкә куелганнан соң бала туа яки уллыкка алына торган гаиләләргә республика Хөкүмәте һәр балага 200 мең сум күләмендә түләүсез компенсация түли. Бу акчаларны сатып алганда беренчел кертемне арттыруга яки сатып алынган торак буенча бурыч өлешен каплауга юнәлтергә мөмкин.

Социаль ипотека программасы ТР Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Россиянең башка төбәкләрендә мондый механизмнар юк. Программа "Гаилә" милли проектының төп бурычларының берсен - балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуны хәл итәргә ярдәм итә.

Агымдагы елда Дәүләт торак фондының инвестицион планы нигезендә, Татарстанда гомуми мәйданы 150,6 мең квадрат метр булган 3 123 фатирлы 108 йорт төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта план үтәлеше 6% тәшкил итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев