Татарстанда 10 көнгә сузылачак кызу һава торышы көтелә
Алдагы 10 көндә республикада кызу һәм коры һава торышы хакимлек итәчәк.
Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткергән. "Без моңа әзер - туфрактагы дымны саклап калу өчен зур эш башкарылды", - дигән министр. Марат Әхмәтов шулай ук бөртекле культураларны чәчү эшенең дә тәмамлануын әйтте. Барлыгы 1,7 миллион гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев