Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 10 февральдән 4 мартка кадәр «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона этабы узачак

Алар өчен ике конкурс сынавы каралган. Бу - татар теле һәм әдәбияты буенча дәрес һәм мастер-класс үткәрү, анда укытучы гамәли эштә нәтиҗәлелекне исбатлаган методларны күрсәтергә тиеш.

Яшел Үзәндә муниципаль этап 18-25 гыйнварда 5нче гимназия һәм 14нче лицей базасында үткәрелде. Анда 3нче гимназия, Пушкин исемендәге 9нчы лицей, 10нчы гимназия, 15нче мәктәп, 17нче мәктәп, Осиновоның Карпов исемендәге лицее һәм Гыйматдинов исемендәге гимназиясе, Норлат мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Муниципаль этап җиңүчесе дип Карпов исемендәге лицейдан Наилә Алкина танылды.
21 февральдә Наилә Мәхмүтовна Пушкин исемендәге лицей базасында узачак конкурсның зона этабында катнашачак.

Наилә Мәхмүт кызына һәм барлык катнашучыларга яңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев