Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан хезмәт хакы буенча башка төбәкләр арасында 37нче урында

Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге хезмәт хакын 24-50 мең сум диапазонында ала.

Татарстанлылар өчен 20 мең сумнан түбәнрәк хезмәт хакы 16,3% тәшкил итә. Халыкның 4,2%ы 100 мең сумнан артык акча эшли.

Татарстан бер баскычка күрше Башкортстан Республикасын узып киткән, анда халыкның 4,3% ы 100 меңнән артык хезмәт хакы ала. Шул ук вакытта анда уртача хезмәт хакы 22дән 47 мең сумга кадәр, ә 20 меңнән кимрәк халыкның 19,7%ы ала.

Чукотка һәм Ямал-Ненец автономияле округларында иң күп акча алучылар яши. Биредә эшләүчеләрнең 40 проценттан артыгы 100 мең сумнан артык акча ала. Исемлекнең соңгы юлларында Ингушетия һәм Калмыкияне күрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев