Татарстан хәрби комиссариаты электрон повесткалар турында аңлатма бирде
Электрон повесткалар кемнәргә килергә мөмкин?
Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарга.
Запастагы хәрбиләргә (хезмәт итеп кайтканнарга).
Запастагы гражданнарны хәрби комиссариатларга мәгълүматларны төгәлләү өчен чакыралар. Бу эш урыны, яшәү адресы, гаилә хәле яки сәламәтлек торышы турындагы мәгълүматларны барлау өчен кирәк.
Игътибар:
Повестка килеп, нигезле сәбәпсез 20 көн эчендә комиссариатка килмәгән очракта, гражданнарга карата чикләү чаралары кулланылачак. Бу «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы закон нигезендә башкарыла.
Татмедиа
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев