Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан халкына кадастр эшләре турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр

Татарстанда комплекслы кадастр эшләре дәвам итә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Аларны үткәрү турында белдерүләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша республиканың 67 меңнән артык кешесе алган.

Килеп чыккан сораулар белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Роскадастр белән берлектә 1 апрельдән тематик кайнар линия үткәрәчәк.

8 (843) 255 25 71 телефон номеры буенча түбәндәге сораулар буенча аңлатмалар алып булачак:

  • комплекслы кадастр эшләре турында белдерү алганнан соң нинди гамәлләр башкарырга;
  • җир участогы әлеге эшләр бара торган яки быелга планлаштырылган кадастр кварталына карыймы икәнен ничек тикшерергә;
  • ККЭ кысаларында чик билгеләү (межевание) өчен түләргә кирәкме;
  • эшләр барышында участок мәйданын үзгәртү мөмкинме.

Моннан тыш, белгечләр кадастр эшләренең нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта кая мөрәҗәгать итү һәм ничек каршылык белдерү турында да аңлатачак.

Кайнар линия 10:00 – 12:00 сәгатьләрдә эшләячәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев