Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан халкы бушлай тонометрларын тикшерә алачак

2026 елның 6-8 апрелендә Росстандарт «Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» исемле Бөтенроссия акциясен оештыра.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу чара Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлана һәм илебезнең барлык федераль округларында, шул исәптән Татарстанда да уза.

Акция көннәрендә республиканың Стандартлаштыру, метрология һәм сынау үзәге белгечләре бушлай гражданнарны кабул итәчәк һәм аларның көндәлек кулланылыштагы кан басымы тонометрларын тикшерәчәк. Шулай ук алар җиһазларны алга таба куллану буенча тәкъдимнәр бирәчәк.

Тонометрларның теләсә нинди төрен тикшереп була – автомат, ярымавтомат, механик һәм терекөмешле. Беләзеккә беркетелә торган модельләр генә тикшерелми.

Кабул итү пунктлары Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай һәм Әлмәт шәһәрләрендә ачылачак. Кабул итү 9:00 дән 17:00 гә кадәр билгеләнгән график буенча башкарылачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев