Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан халкы больничныйларны MAX мессенджерында яба алачак

MAX платформасында татарстанлылар өчен яңа цифрлы сервислар пәйдә булачак.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу хакта Татарстан Республикасы Кабинет Министрлыгында узган брифингта цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр итте.

Төп яңалык — телемедицина консультацияләре ярдәмендә электрон больничный битләрен дистанцион рәвештә ябу мөмкинлеге тудыру. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бу сервисны сынау рәвешендә Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында башлап җибәрде инде. 2025 ел дәвамында әлеге практика бөтен республикага таратылачак.

Моннан тыш, MAX мессенджерында «Ак Барс Банк» белән интеграция ясау планлаштырыла. Бу кулланучыларга мессенджердан чыкмыйча гына үзләре ышанган кешеләргә акча күчерергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге һәм башка сервисларны эшләү һәм кертү махсус «юл картасы» кысаларында алып барыла.

Челнинские известия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев